8 февральдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда электр уты булмый

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

8 февральдә Казанның кайбер йортларында электр уты өзелеп торачак. Әлеге гамәл планда каралган ремонт эшләрен башкаруга бәйле, дип хәбәр ителә «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ сайтында.

9.00 алып 16.00 кадәр электр уты Идел буе районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында булмый: 1 нче Трактор, 2 нче Трактор урамнарында, Трактор урамындагы 42а, 42б, 42в йортларында һәм Укытучылар, Холмовая, Шевченко урамнарында урнашкан шәхси сектор йортларында.

9.00 алып 18.00 кадәр ут Совет районының Колсәет поселогындагы Бәйге, Казансу, Конструктор тыкрыгы, Шагыйрь Каменев, Чулпан урамнарында булмый.

https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/zhkkh/novosti/8-fevralya-v-ryade-domov-privolzhskogo-i-sovetskogo-rayonov-kazani-ne-budet-sveta/

Фото:Shutterstock.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International