7 февральдә Казанның кайбер йортларында электр уты өзелеп торачак. Әлеге гамәл планда каралган ремонт эшләрен башкаруга бәйле, дип хәбәр ителә «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ сайтында.
8.00 алып 17.00 кадәр электр уты Вахитов районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында булмый: Г.Камал ур., 55, Татарстан ур., 60, 62, 66 а, 70, 72, Тинчурин ур.,7, 9, Һ.Такташ ур., 119, 121.
9.00 алып 16.00 кадәр электр уты Идел буе районының Отар поселогында Дача, Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Яшьләр, Озерная, Правда, Идел буе, Приозерная, Аркылы Яшьләр, Үзәк, Октябрьнең 10 еллыгы урамнарында өзелеп торачак.
9.00 алып 18.00 кадәр ут Совет районының Колсәет поселогындагы Акъяр, Шагыйрь Каменев, Тургай, Туполев, Чулпан урамнарында булмый.
https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/zhkkh/novosti/7-fevralya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta/
Фото: redrealestate.ru