5 февральдә Казанның кайбер йортларында электр уты өзелеп торачак. Әлеге гамәл планда каралган ремонт эшләрен башкаруга бәйле, дип хәбәр ителә «Челтәр компаниясе» ААҖ сайтында.
8.00 алып 17.00 кадәр электр уты Вахитов районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында булмый: Бутлеров ур., 21а, Некрасов ур., 26 (ввод 1), шулай ук кайбер административ һәм сәнәгать биналарында.
9.00 алып 16.00 кадәр электр уты Идел буе районының шәхси йортлар секторында, Борисково поселогының Горийская, Дудинская, Запорожье, Алабуга, 2 нче Алабуга урамнарында һәм Отар поселогының Даутов, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Үзәк урамнарында өзелеп торачак.
9.00 алып 18.00 кадәр ут Совет районының Колсәет поселогындагы Акъяр, Шагыйрь Каменев, Тургай, Туполев, Чулпан урамнарында булмый.