Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьләләр каралды:

1. Китерү тимер юлларында «Тайд-фойл» фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик максималь тарифлар билгеләү турында.

2. Әгерҗе шәһәре кулланучылары өчен «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» акционер җәмгыяте тарафыннан бирелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларындагы кайнар суга тарифлар билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International