1 февральдән Казан-Свияжск, Свияжск-Арча һәм Арча-Казан өч шәһәряны поезды йөри башлый

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдән башлап көн саен Казан-Свияжск, Свияжск-Арча һәм Арча-Казан араларында пассажирлар ташучы өч шәһәряны поезды йөри башлаячак.

6001 номерлы Казан-Свияжск поезды, Казан станциясеннән 08.15 сәгатьтә кузгалып китеп, Свияжск станциясенә 09.25 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6476 номерлы Свияжск-Арча поездының Свияжск станциясеннән кузгалып китү вакыты 11.12, Арча станциясенә килеп җитү вакыты 13.40. 6437 номерлы Арча-Казан поезды, Арча станциясеннән 17.00 кузгалып китеп, Казан станциясенә 18.50 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Шәһәряны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефонына шалтыратып, https://sodruzhestvoppk.ru "Содружество" АҖ сыйтыннан һәм "Пригород" мобиль кушымтасыннан карап белергә мөмкин.

Материал "Содружество" ААҖ Шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәтеннән алынды.

http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1115903.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International