31 гыйнварда Казанның кайбер йортларында электр уты булмаячак. Утны шәһәрнең Вахитов, Киров һәм Идел буе районнарындагы биналарда сүндерәчәкләр.
8.00 алып 17.00 кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында ут булмый: Газ ур., 14, Ипподром ур., 29, 31, Спартак ур., 82, Театр ур., 5, 7.
8.30 алып 17.00 кадәр электр утын Киров районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында өзеп торачаклар: Вагон ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12. 8.00 алып 19.00 кадәр түбәндәге адреслар буенча: Декабристлар ур., 127, Лена ур. 2, 3, 4, Тверь ур., 5, 7, 9.
9.00 алып 15.00 кадәр ут Идел буе районы Отар поселогының түбәндәге урамнарында булмый: Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Үзәк.
Ут бирүне туктатып тору электртапшыргыч линияләрне, трансформаторлы подстанцияләрнең электр-техник җиһазларын план буенча ремонтлауга һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләре җиһазларының техник ягын карауга бәйле, дип хәбәр итә "Сетевая компания" ААҖ матбугат хезмәте.