29 гыйнвардан Казанның ике шәһәр яны поезды расписаниесе үзгәрә

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнвардан Казан – Сосновка һәм Кизнер – Казан шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрә, дип хәбәр итә «Содружество» ААҖ матбугат хезмәте.

Казан - Сосновка арасында йөрүче 6422 номерлы поезд Шәмәрдән станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча, аннары Шәмәрдан (10.08-10.10), Иштуган (10.16-10.17), Каенсар (10.24-10.25), 915 км (10.31-10.32), Состамак (10.34-10.35), Бертуган Комаровлар (10.41-10.42), Кукмара (10.45-10.46), алга таба - гамәлдәге расписание буенча барачак.

Кизнер - Казан арасында йөрүче 6923 номерлы поезд Кукмара станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча, аннары Кукмара (09.37-09.38), Бертуган Комаровлар (09.41-09.42), Шәмәрдән (10.03-10.04), алга таба - гамәлдәге расписание буенча барачак.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында мәгълүматны тәүлек дәвамында 8-937-625-04-33 телефонына шалтыратып белә аласыз, шулай ук аны «Пригород» сайтыннан һәм мобиль кушымталардан да алырга мөмкин.

https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/transport/novosti/29-yanvarya-izmenitsya-raspisanie-dvukh-prigorodnykh-poezdov-kazani/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International