Казанда 22 гыйнвардан алып 15 февральгә кадәр Меховщиклар урамындагы 140 нчы йорт янында транспорт хәрәкәте ябык була.
Бу канализация коллекторына капиталь ремонт ясау белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә кирәк.