Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. "Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Капиталь төзелеш заказчысы идарәсе" федераль казна предприятиесе объектын - "Оренбург тракты урамындагы 150 фатирлы 10 катлы торак йорт"ны Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен (технологик кушкан өчен) түләү билгеләү турында.

 2. "Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Капиталь төзелеш заказчысы идарәсе" федераль казна предприятиесе объектын - "Оренбург тракты урамындагы 150 фатирлы 10 катлы торак йорт"ны Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырган өчен (технологик кушкан өчен) түләү билгеләү турында.

3. "Ана һәм бала –  Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - "Казан шәһәрендә күпфункцияле госпиталь"не Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен (технологик кушкан өчен) түләү билгеләү турында.

4. "Ана һәм бала – Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - "Казан шәһәрендә күпфункцияле госпиталь"не Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырган өчен (технологик кушкан өчен) түләү билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International