Бүген Казанның кайбер йортларында электр уты булмаячак. Ут бирүне шәһәрнең Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарындагы биналарда өзеп торачаклар.
8.30 алып 17.00 кадәр электр утын бирү Мәскәү районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында туктатыла: Волгоград ур., 2, 4.
9.00 алып 15.00 кадәр ут бирүне туктатып тору Идел буе районының Отар поселогында түбәндәге урамнарда планлаштырылган: Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Үзәк урамнарында.
Шулай ук 9.00 алып 16.00 кадәр ут Идел буе районының Восточный поселогындагы Акчулпан һәм Механиклар урамнарында урнашкан йортларда булмаячак.
Моннан тыш, бүген һәм иртәгә (16 гыйнвар) электр уты Казанның Совет районындагы кайбер сәнәгать биналарында һәм административ биналарда булмаячак.
Ут бирүне туктатып тору электртапшыргыч линияләрне, трансформаторлы подстанцияләрнең электр-техник җиһазларын план буенча ремонтлауга һәм Казан электр челтәрләренең бүлүче челтәрләре җиһазларының техник ягын карауга бәйле, дип хәбәр итә "Сетевая компания" ААҖ матбугат хезмәте.
http://www.kzn.ru/news/62516-15-i-16-yanvarya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta