ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ММЧ вәкилләрен ведомствоның йомгаклау коллегиясенә чакыра!

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ведомствоның “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2017 елдагы эшчәнлегенә төп нәтиҗәләр һәм 2018 елга бурычлар турында” йомгаклау коллегиясен яктыртуда катнашырга чакыра. Ул 2018 елның 18 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Казан ш., Оренбург тракты ур., 24 нче й. адресы буенча урнашкан Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәгендә булачак.

Аккредитациягә кагылышлы сорауларны +7(843)221-82-06 телефонына шалтыратып бирә аласыз яки аларны Shamsutdinova.Alina@tatar.ru электрон почта адресына юллагыз.

Гаризалар 2018 елның 17 гыйнварында 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International