Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында БЕЛЕШМӘЛЕК

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Россия Федерациясенең аерым закон актларына минималь хезмәт хакы күләмен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумына кадәр арттыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге 421-ФЗ номерлы  Федераль закон нигезендә  2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум булуын хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 нче матдәләрендә каралганча, бер айга эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) тулысынча үтәгән  хезмәткәргә билгеләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүләрне, өстәп түләүләрне, премияләрне һ.б. кертеп)  рәсми билгеләнгән минималь хезмәт хакы  күләменнән түбән була алмый.

Шул сәбәпле дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнварыннан, айлык эш вакыты нормасы тулысынча үтәлгән очракта, билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән (аена 9 489 сум) ким булса, аны күрсәтелгән зурлыкка җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.

Бу очракта минималь хезмәт хакы күләме һәм тиешле бюджет, шул исәптән мәҗбүри медицина иминиятләштерүе акчаларын кертеп, һәм бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшкуарлык һәм табыш китерә торган башка эшчәнлектән алынган акчалар хисабына тәэмин ителә.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләмен аена кимендә 9 849 сум түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 нче матдәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Бу нисбәттән айлык эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән (хезмәт бурычларын тулысынча үтәгән) хезмәткәрләргә билгеләнгән айлык хезмәт хакы рәсми билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булса, алар, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына  мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Мәгълүмат өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 нче матдәсе "Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу"

Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозган өчен, әгәр башкасы әлеге Кодексның 5.27 нче матдәсендәге  3, 4 ,6 нчы өлешләрендә һәм 5.27.1 матдәсендә каралмаган булса,

вазыйфаи затларга - кисәтү ясала яки бер меңнән алып биш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - бер меңнән алып биш мең сумга кадәр күләмдә, юридик затларга утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 нче матдәсендәге 2 нче өлешендә билгеләнгәнчә,5.27 нче матдәнең 1 нче өлешендә каралган административ хокук бозу элек шундый ук хокук бозу өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан башкарылса, -

вазыйфаи затларга - ун меңнән алып егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына яки алар бер елдан өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителә; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - ун меңнән алып егерме мең сумга кадәр, юридик затларга  илле меңнән алып җитмеш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International