Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк, метроның эше 24.00 сәгатькә кадәр озынайтылачак. Яңа ел төнендә һәм аннан соңгы каникул вакытында җәмәгать транспорты эше турында эшлекле дүшәмбедә Транпорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте.

Ул сөйләп узганча, шәһәрдә яшәүчеләргә махсус графиклар буенча 29 маршрутта 54 берәмлек хәрәкәт составы тарафыннан хезмәт күрсәтеләчәк. "1 гыйнвар көнне хәрәкәт составы 7.00 сәгатьтә эшкә керешәчәк, эш сәгате 24.00 сәгатькә кадәр озынайтылачак", - дип өстәде Айдар Абдулхаков.

Тулаем алганда, ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, яңа ел бәйрәмнәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәрдә яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга транспорт хезмәтләре күрсәтү ял көне графиклары буенча оештырылачак.

Рыштуа көненә, гадәттәгечә, бәйрәм службасы тәмамланганнан соң 1.30 сәгатькә 7 гыйнвар көнне "Үзәк стадион" тукталыш пунктына 9 махсус автобус киләчәк һәм бер троллейбус биреләчәк, алар шәһәрнең барлык районнарына да хәрәкәт итәчәк.

Транспорт комитетында һәм пассажирларның транспорт предприятиеләрендә яңа ел бәйрәмнәре чорында кизү тору оештырылган. Тәүлек дәвамында (843) 275-30-50 номерлы кайнар линия телефоны эшләячәк.

http://www.kzn.ru/news/62316-v-novogodnyuyu-noch-v-kazani-avtobusy-tramvai-i-trollejbusy-budut-rabotat-do-2-chasov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International