Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны билгеләнешендә тимер юл транспорты белән "Содружество" акционерлык җәмгыяте тарафыннан пассажирлар ташуга тарифның икътисадый нигезле дәрәҗәсен билгеләү турында.

2. Татарстан Республикасында тоткарланган транспорт чараларын урнаштыруга һәм саклауга тарифларның база дәрәҗәсен билгеләү турында.

4. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Серов урамы буенча 6 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

4. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Серов урамы буенча 6 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

5. "3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләре заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Г.Кутуй ур. буенча 83 йорт адресында терәп төзелгән торак өчен билгеләнмәгән урыннары, мәктәптән тыш учреждениесе һәм җир асты машина кую урыны булган 20 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

6. "3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләре заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Г.Кутуй ур. буенча 83 йорт адресында терәп төзелгән торак өчен билгеләнмәгән урыннары, мәктәптән тыш учреждениесе һәм җир асты машина кую урыны булган 20 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

7. "Строй Инвест Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ВДНХ" күпфункцияле үзәге" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

8. "Строй Инвест Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ВДНХ" күпфункцияле үзәге" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

9. "Инвестор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ТР. Яр Чаллы ш., 20 микрорайон адресы буенча урнашкан 20/12 күпкатлы торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

10. "Инвестор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ТР. Яр Чаллы ш., 20 микрорайон адресы буенча урнашкан 20/12 күпкатлы торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.

 

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International