21 декабрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов һәм Совет районнарындагы биналарны уттан өзәчәкләр.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә Авиатөзелеш районының түбәндәге адресларында урнашкан йортлар утсыз утырачак: Икмәк заводы ур., 2, 3, 9.

9.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресында электр энергиясе булмаячак: Япеев ур., 9.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының Вознесенье поселогында яшәүчеләр электрсыз калачак, түбәндәге урамнарда: Заречная, Полевая, 2-я Полевая, Профсоюз.

Моннан тыш, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Вахитов һәм Совет районнарының кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарын да электрдан өзәчәкләр.

Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

http://www.kzn.ru/news/62246-21-dekabrya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International