Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны билгеләнешендә тимер юл транспорты белән "Содружество" акционерлык җәмгыяте тарафыннан пассажирлар ташуга тарифның икътисадый нигезле дәрәҗәсен килештерү турында.
2. Татарстан Республикасында тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган машина кую урыннарына күчерү һәм шунда саклау буенча тарифларның база дәрәҗәсен һәм тарифлар килештерү турында (килгән гаризалар дәрәҗәсенә карап).
3. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Серов урамы буенча 6 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
4. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Серов урамы буенча 6 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
5. "3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләре заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Г.Кутуй ур. буенча 83 йорт адресында терәп төзелгән торак өчен билгеләнмәгән урыннары, мәктәптән тыш учреждениесе һәм җир асты машина кую урыны булган 20 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
6. "3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләре заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Г.Кутуй ур. буенча 83 йорт адресында терәп төзелгән торак өчен билгеләнмәгән урыннары, мәктәптән тыш учреждениесе һәм җир асты машина кую урыны булган 20 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
7. "Строй Инвест Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ВДНХ" күпфункцияле үзәге" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
8. "Строй Инвест Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ВДНХ" күпфункцияле үзәге" объектын Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
9. "Инвестор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ТР. Яр Чаллы ш., 20 микрорайон адресы буенча урнашкан 20/12 күпкатлы торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
10. "Инвестор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "ТР. Яр Чаллы ш., 20 микрорайон адресы буенча урнашкан 20/12 күпкатлы торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташту (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.