Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.12.2014 № 3-9/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 елга төзәтмәләр кертү хакында.

2. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-39/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында (Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Алабуга м.р.: "Альгазтранс-Елабуга" ҖЧҖ, Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан шәһәре: "Казэнерго" АҖ, Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге – "РТЮ" ачык акционерлык җәмгыяте, "Теплоснабсервис" ҖЧҖ)

3. "Казэнерго" акционерлык җәмгыяте тарафыннан җылы белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык энергиясен югалтуларны компенсацияләү максаты белән җылылык энергиясе сатып алучы җылылык челтәрләре оешмаларына җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

4. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында. (Югары Ослан м.р.: "Таткоммунэнерго" РҖО АҖ; Лаеш м.р.: "Идел" МИ" ДАУ, Тукай м.р.: "РТЮ" ААҖ филиалы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе).

5. "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

6. "Экосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында.

7. Эчә торган суга, су бүлүгә һәм агынты суларны транспортлауга 2018 елга тарифлар билгеләү хакында (Лениногорск м.р.: "Водоканал" ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: "Менделеевск муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе" МУП, Спас м.р.: "Спас" филиалы өчен "Капиталь төзелеш идарәсе" ААҖ).

8. "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

9. "Казаньоргсинтез" гавами акционерлык җәмгыяте өчен техник суга (әйләнешле су белән тәэмин итү) һәм су бүлүгә (сәнәгый һәм явым-төшем агынты сулары) 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

10. "Интеграция" чиктәш челтәр компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен техник суга, эчә торган суны транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

11. Эчә торган суга, су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Әгерҗе м.р.: “Тирсә коммуналь челтәрләре” ААҖ; Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Актаныш м.р.: "ГидроСервис" ҖЧҖ, Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Алабуга м.р.: "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы" АҖ; Лаеш м.р.: "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ филиалы "Яратель" кошчылык фабрикасы, "Транснефть-Прикамье" АҖ – "Казан район нефть үткәрү идарәсе"; Минзәлә м.р.: "Минзәлә районы коммуналь челтәрләре" АҖ; Казан ш.: "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" АҖ, Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе Казан территориаль участогы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы, "Никос и Мария" ҖЧҖ, "Энерготехника" СК" АҖ, "Казан оптика-механика заводы" АҖ, Түбән Кама м.р.: “Камэнергостройпром” ҖЧҖ; Питрәч м.р.: "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ, "Кощаково инженерия челтәрләре" ҖЧҖ, "ЖилБыт" ҖЧҖ, Балык Бистәсе м.р.: "Балык Бистәсе торак-коммуналь сервисы" ҖЧҖ, Саба м.р.: "Саба ТКХ КҖП" АҖ, "Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП" ААҖ, "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ, Сарман м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Тәтеш м.р.: "Тәтеш су каналы" АҖ; Тукай м.р.: "Нефтебаза" ТМШ, "Коммуналь челтәрләр – Татарстан" ҖЧҖ).

12. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Әлмәт м.р.: "Әлмәт-Су каналы" АҖ, Баулы м.р.: Баулы муниципаль районының "Су каналы" МКП, Буа м.р.: "Родник" ҖЧҖ, Кама Тамагы м.р.: "Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ, Лаеш м.р.: "ТрастИнвестСтрой" ҖЧҖ, Мамадыш м.р.: "Мамадыш су каналы" ААҖ, Менделеевск м.р.: "Газпром теплоэнерго Казань" ҖЧҖ  "Менделеевск" филиалы, Казан шәһәре: "Водоканал" МУП, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "ТГК-16" ААҖ, "Татэнерго" АҖ Казан ҖЭҮ-1, "Татэнерго" АҖ Казан ҖЭҮ-2, "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ, Яр Чаллы шәһәре: "Татэнерго" АҖ – "Түбән Кама ГЭС", Түбән Кама м.р.: "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ, "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "ТАНЕКО" АҖ, "Түбән Кама ҖЭҮ" ҖЧҖ, "ТГК-16" ААҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1), Тукай м.р.: "Тукай су каналы" ҖЧҖ, Теләче м.р.: "Мишә" ҖЧҖ).

13. "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2016 № 10-45/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

14. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга 2018 елга тарифлар билгеләү хакында (Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ, Әлмәт м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ; Баулы м.р.: "Газпром теплоэнерго Казань" ҖЧҖ, "Тепло-ЭнергоСервис +" ҖЧҖ, Бөгелмә м.р.: "Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖ, "Тепло-ЭнергоСервис +" ҖЧҖ, Буа м.р.: "Буа җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ; Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Алабуга м.р.: "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы" АҖ, "Три медведя" КП, "Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ, Зәй м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис+" ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ, "Васильевский" шифаханәләр профсоюзлары дәвалау-профилактикалау учреждениесе, "Нурлат торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе" МУП, "Осиново җылы белән тәэмин итү компаниясе" ҖЧҖ, Лаеш м.р.: "Инженерия технологияләре" ремонт-төзелеш компаниясе" ҖЧҖ, Лениногорск м.р.: "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ, "Шөгер челтәрләре" ҖЧҖ, Менделеевск м.р.: "Газпром теплоэнерго  Казань" ҖЧҖ, "Ижминводы"  шифаханәләр профсоюзлары дәвалау-профилактикалау учреждениесе, Түбән Кама м.р.: "Индустриаль парк-Сервис" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, Нурлат м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ; Сарман м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖ, "Татнефть – АЗС Центр" ҖЧҖ, Чистай м.р.: "Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ, "Восток-Энерго" җитештерү-коммерция фирмасы" ҖЧҖ, Казан шәһәре: "НИИнефтепромхим" АҖ, "Казаньнефтепродукт" филиалы, Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе, "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ, "Карсар" ҖЧҖ, "Теплоснабсервис" ҖЧҖ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" ФДБУ).

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International