Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2018 елга Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне җан башына финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында.

2. "Экосервис" акционерлык җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өчен 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында (Әлмәт м.р.).

3. "Экоресурс" муниципаль унитар предприятиесе өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында (Яшел Үзән м.р.).

4. "Төзекләндерү һәм Яшелләндерү" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә һәм эшкәртүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында (Лениногорск м.р.).

5. "Экология" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында (Менделеевск м.р.).

6. "Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе" муниципаль унитар предприятиесе өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар билгеләү хакында.

7. "Аммоний" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-41/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

8. "Коммуналь челтәрләр-Круглое Поле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2016 № 10-49/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

9. Эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә 2018 елга тарифлар билгеләү хакында (Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Әлмәт м.р.: "Пласт басымын саклау өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе" ҖЧҖ, "ЖКПСП «ИНФОСЕРВИС" ҖЧҖ, "ТКХ-Яңа Нәдер" ҖЧҖ, "Айзат" ҖЧҖ, "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ, "Колшәрип ТКХ" ҖЧҖ, "Сөләй ТКХ" ҖЧҖ, Яшел Үзән м.р.: "Загородный клуб" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, Яңа Чишмә м.р.: ШЭ Зарипов Нәфис Гәбдрәшитович, Чистай м.р.: "Чистай су каналы" АҖ).

10. "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте өчен салкын су транспортлауга 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

11. "ТГК-16" ачык акционерлык җәмгыяте өчен агынты суларны транспортлауга 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

30. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, агынты суларны чистартуга һәм агынты суларны транспортлауга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Алексеевск м.р.: “Алексеевск су каналы” ААҖ; Балтач м.р.: “Балтач ТКХ КҖП” АҖ; Буа м.р.: "Буа-Су каналы" АҖ, Яшел Үзән м.р.: "МКД Сервис" ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "Казан" халыкара аэропорты" АҖ; Менделеевск м.р.: "Тихоново-сервис" ТМШ, "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ; Казан шәһәре: "Казаньоргсинтез" ХАҖ, Югары Ослан муниципаль районы (Шеланга ав.), "Пивоварня "Москва-Эфес" ЯАҖ филиалы; Мөслим м.р.: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Нурлат м.р.: "Промочистка" ҖЧҖ, Балык Бистәсе м.р.: "Масловский" ААҖ; Тукай м.р.: "Татнефть-АЗС Центр" ААҖ Чаллы филиалы; Ютазы м.р.: "Урыссу-Су каналы" ҖЧҖ).

13. "Осиново җылы белән тәэмин итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 18.10.2016 № 5-11/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 елга төзәтмәләр кертү хакында.

14. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.11.2015 № 5-19/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Азнакай м.р.: “Транснефть-Прикамье” АҖ; Баулы м.р.: “Райсервис” ААҖ; Балтач м.р.: “Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ; Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Зәй м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән фанера заводы” ХАҖ; Лаеш м.р.: “Транснефть-Прикамье” АҖ, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ, Лаеш ш. “Инженерлык технологияләре” РСК” ҖЧҖ, Габишев п. “Инженерлык технологияләре” РСК” ҖЧҖ, “Нармонка коммуналь сервисы” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: "Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре: “Транснефть-Прикамье” АҖ; Чистай м.р.: “Транснефть-Прикамье” АҖ; Казан шәһәре: “Карат” ҖЧҖ, “Аппарт-Отель” ҖЧҖ, “Матди тәэминат идарәсе” ДБУ)

15. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.11.2015 № 5-23/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Чистай м.р.: “Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан шәһәре: "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Ниинефтепромхим" АҖ, "Спартак" аяк киеме" ААҖ, "Казан медтехника заводы" ААҖ, "Федераль пассажирлык компаниясе" АҖ Горький филиалы вагон кишәрлеге, "Пивоварня Москва-Эфес" АҖ).

16. "Тепловик" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-49/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Алабуга м.р.: "Тепловик" ҖЧҖ).

17. "Энергосистема" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче бүтән оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

18. "Таткоммунэнерго" республика җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

19. "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылысаклагычка 2018-2020 елларга тарифлар билгеләү хакында.

20. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында (Әлмәт м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: "Теплосервис" ҖЧҖ).

21. Җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан күрсәтелүче җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә 2018 елга тарифлар билгеләү хакында (Казан шәһәре: "РСК" ҖЧҖ, "Энерготранзит" ҖЧҖ).

22. "Газпром трансгаз Казань" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтыру өчен 2018 елга түләү билгеләү хакында.

23. "Газпром трансгаз Казань" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтыру өчен 2018 елга түләү зурлыгын билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү хакында.

24. Казанның "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

25. Казанның "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

26. “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

27. “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар билгеләү хакында.

28. "Түбән Кама ҖЭҮ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган, җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерү буенча генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясенә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-36/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

29. "Түбән Кама ҖЭҮ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган, җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерү буенча генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясенә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  30.11.2015 № 5-45/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

30. Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә 2018 елга бәяләр (тарифлар) билгеләү хакында.

31. "Экострой Инжиниринг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә 2018 елга  хосусый тарифлар билгеләү хакында.

32. "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.12.2015 № 3-14/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

33. "Газпром энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Урал яны филиалы белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.12.2015 № 3-15/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International