ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акцияләрендә катнашты

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

1-10 декабрь көннәрендә Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза. Бу чорда сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгәннәргә шәһәр учреждениеләрендә аеруча зур игътибар күрсәтелә.

         Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм, гадәткә кергәнчә, хәйрия фондларына ярдәм итү юлы белән инвалид балалар өчен уздырылган хәйрия акциясендә катнаштылар, шулай ук картлар һәм инвалидлар өчен дәүләт йорт-интернатларындагы, психоневрология интернатларындагы һәм акылы артта калган балалар өчен йорт-интернатлардагы китапханә фондларын китап белән тулыландырырга ярдәм иттеләр.

 

Белешмә өчен:

1992 елда БМО Генераль Ассамблеясы 47 нче сессиясендә махсус резолюциядә 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне итеп игълан итә. Бу көннәрдә һәммә кеше сәламәтлеге буенча чикләмәләре булганнарга игътибарлы булырга тырыша, аларга ярдәм итә, кайгыртучанлык күрсәтә.

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның абруен, хокуларын һәм иминлеген яклауга,   инвалидларны сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта катнаштырган очракта, җәмгыятьнең нинди өстенлекләргә ия булуына карата игътибар арттыруга юнәлдерелгән. Бу көнне игълан итүнең максатлары – кешеләрнең хокукларын тулы һәм тигез дәрәҗәдә саклау һәм инвалидларны җәмгыять тормышында катнаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International