Казанның Совет районындагы йортларның бер өлешендә 30 ноябрьдә су булмаячак. Бу хәл Карбышев урамы буенча "Комсомолец" ТК объектының су үткәргеч торбасын су белән тәэмин итүнең үзәкләшкән челтәрләренә тоташтыру эшләрен уздыруга бәйле.
30 ноябрьдә 9.00 сәгатьтән башлап 1 декабрьнең 9.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларга су бирү туктатыла:
Даурия ур., 21/9, 23, 25, 25а, 27, 27а, 29, 29а, 31, 33, 35, 35а, 37, 50,
Зорге ур., 1/11,
Карбышев ур., 9/21, 11/1, 13, 15, 17, 40, 42, 44 (д/с №316),48,
Отрадная ур, 32, 34 (377 нче балалар бакчасы), 36, 38а (6 нчы балалар поликлиникасы), 38, 40, 42 (БЯСМ), 44, 46, 50.
Шулай ук түбәндәге адреслар буенча да су басымы 2.0 атмосферага кадәр (3 кат дәрәҗәсе) түбән булачак:
Высотная, 7,
Даурия ур., 9, 11, 24, 24а,
2 нче Даурия ур., 2, 3,
Отрадная ур., 5, 9, 15.
Сулы автоцистерналар килгән заявкаларга карап урнаштырылачак. "Водоканал" МУП вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм шәһәр халкына алдан ук су запасларын туплап куярга киңәш итә.
http://www.kzn.ru/news/61935-30-noyabrya-v-chasti-sovetskogo-rajona-kazani-ne-budet-vody