Инвестиция программаларын тормышка ашыручы һәм раслату өчен мөрәҗәгать итүне планлаштыручы җайга салынулы оешмаларга

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 17.11.2017 № 1390 карары белән җылы белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә инвестиция программаларын карау һәм раслау тәртибендә үзгәрешләр кертелде, асылда:

– РФ субъектының тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органы (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты) тарафыннан инвестиция программаларын килештерү тәртибе тәгаенләштерелде;

– инвестиция программаларын вәкаләтле орган тарафыннан раслау чорлары билгеләнде;

– җайга салынулы оешма тарафыннан инвестиция программаларына төзәтмәләр проектларын вәкаләтле органга җибәрү чорлары, шулай ук аларны раслау чорлары билгеләнде;

– төзәтмәләр керткәндә инвестиция программасын финанслау чыганагы булган һәм тарифлар билгеләнәндә исәпкә алынган шәхси акчалар күләмен киметүнең, шулай ук инвестиция программасының гамәлдәге соңгы елына билгеләнгән ышанычлылык, сыйфат һәм энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлы саннарын начарайтуның рөхсәт ителмәве каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International