Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Әлмәт ш. "Промтранс-А" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан гомуми файдалануда булмаган тимер юлларда күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик дәрәҗә максималь тарифлар билгеләү хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 5-47/тэ карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2016 № 10-46/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларны 2018 ел өчен билгеләү хакында (Түбән Кама м.р.: "Водоканал-КП" ҖЧҖ).
4. 2018 елга эчә торган суга, су бүлүгә һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында (Әгерҗе м.р.: “Родник” ҖЧҖ; Балтач м.р.: "Чепья" ТКХ КҖП" ҖЧҖ, Яшел Үзән м.р.: "Казан җылы белән тәэмин итү предприятиесе" ҖЧҖ, Лаеш м.р.: "Лаеш коммуналь сервисы" ҖЧҖ, "Инженерия Технологияләре" Ремонт-Төзелеш Компаниясе" ҖЧҖ, Казан шәһәре: "Теплоснабсервис" ҖЧҖ).
5. 2018-2020 елларга "ТИС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.
6. 2018-2020 елларга "Казан медицина аппаратурасы заводы" ачык акционерлык җәмгыяте өчен агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.
7. 2018-2020 елларга "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.
8. 2018-2020 елларга "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе өчен эчә торган суга, техник суга, салкын суны транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.
9. "Бөгелмә-Су каналы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-37/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.
10. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-38/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Әлмәт м.р.: "Әлмәт "Радиоприбор" заводы" АҖ; Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Энергоцентр Майский" АҖ, "Васильевский" шифаханәләр профсоюзлары дәвалау-профилактика учреждениесе: "Мамадыш җылылык челтәрләре" ААҖ; Түбән Кама м.р.: "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ; Сарман м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Җәлил штп.).
11. "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-41/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Чүпрәле м.р.).
12. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-37/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Түбән Кама м.р.: "Сервис индустрия паркы" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ).
13. 2018 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында. (Әлмәт м.р.: "Альтехносервис" ҖЧҖ, Арча м.р.: "Тепло-Сервис" ҖЧҖ; Әтнә м.р.: “Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы” МУП; Кайбыч м.р.: “Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы” МУП; Кукмара м.р.: “Инженерия челтәрләре” ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: "Шөгер челтәрләре" ҖЧҖ, Казан шәһәре: "Видный" Торак Комплексы" идарәче компаниясе" ҖЧҖ).
14. 2018-2020 елларга "Нурлат җылылык челтәрләре" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
15. 2018-2020 елларга "Спас коммуналь челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
16. 201-2020 елларга "Набережночелнинский хладокомбинат "Челны Холод" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
17. 2018-2020 елларга "Индустриальный парк-Сервис" идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
18. "Казан (Идел буе) федераль университеты" федераль дәүләт автономияле югары белем бирүче мәгариф оешмасының "Карл Маркс ур., 76 адресы буенча комплексның өч корпусын капиталь ремонтлау" объектын "Казэнерго" акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына хосусый тәртиптә тоташтырган (технологик ялгаган)өчен түләү билгеләү хакында.
19. "Россия Федерациясе Оборона министрлыгының капиталь төзелеш заказчысы идарәсе" федераль казна предприятиесенең "Казан Суворов училищесын төзекләндерү" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү хакында.
20. "Россия Федерациясе Оборона министрлыгының капиталь төзелеш заказчысы идарәсе" федераль казна предприятиесенең "Казан Суворов училищесын төзекләндерү" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең су бүлү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү хакында.
21. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Серов урамы буенча 5 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү хакында.
22. "БРИЗ" финанс-төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Серов урамы буенча 5 номерлы торак комплексының 9 катлы торак йорты"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.