23 ноябрьдә Казанда, су агу урыннарын ачыклау өчен, Казан ТЭЦ-2 һәм "Азино" котельныйларыннан килүче магистраль суҗылыткычтагы суга яшел төсле буягыч ("Уранин-А") салыначак. 27 ноябрьдә аналогик чаралар Казан ТЭЦ-1 һәм "Савиново" котельныйларыннан килүче магистраль суҗылыткычларга карата да гамәлгә ашырылачак.
"Казан җылылык челтәрләре" шәһәр халкына мөрәҗәгать итә: "яшел су" ачыкланган очракта, шул исәптән кайнар су краныннан, компаниянең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча шалтыратырга: (843) 291-87-95 (күп каналлы).
"Уранин-А" җылы белән тәэмин итү системаларында куллану өчен һәм кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз буягыч сыйфатында Роспотребнадзор тарафыннан да рөхсәт ителә, диләр ТКХ комитетында.