26 ноябрьгә кадәр Казанда Г.Тукай белән Татарстан урамнары кисешендә юл хәрәкәте чикләнә

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

 26 ноябрьгә кадәр Казанда Г.Тукай белән Татарстан урамнары кисешендә юл хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерык Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырып чыгарылган.

Татарстан урамы буенча 22 санлы йорт янында хәрәкәт итү өлешенең бер полосасы ябылган. Юлны чикләү эшләре үз агымлы коллекторны капиталь ремонтлауга бәйле.

http://www.kzn.ru/news/61754-do-26-noyabrya-v-kazani-ogranicheno-dvizhenie-na-peresechenii-ulits-gtukaya-i-tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International