Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьевның электр энергетикасын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдәге доклады

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 14 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин электр энергетикасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Россия МФХ җитәкчесе Игорь Артемьев доклад белән чыгыш ясады.

Стенограммадан

И.Артемьев: Хөрмәтле Владимир Владимирович! Киңәшмәдә катнашучылар!

Барыннан да элек шул хакта әйтергә теләр идем: безнең дәүләттә инфляциягә каршы барылган уңышлы көрәш күп кенә тармаклар өчен өр-яңа мөмкинлекләр ача, шул исәптән электр энергетикасы өчен дә, – модернизацияләү, тагын да арзанлырак кредит өлкәсендә, мәсәлән. Шуңа күрә дә, бүгенге сөйләшү бездәге электр энергетикасын тагын да яхшырак итү турында барачак һәм моны якын киләчәктә башкарып чыгарга мөмкин.

“Инфляция минус” уртачор сәясәте буларак төзелгән сәясәт мондый шартларда тармак өчен “чирләү куркынычы” белән янамый. Һәм бу мәгънәсендә аны һичшиксез дәвам иттерергә, компанияләрнең сарыфларына күбрәк басым ясарга кирәк, алар күбрәк янга калдырырга һәм икътисадны тагын да файдалырак итүгә өйрәнсеннәр.

Стимул тусын һәм компанияләрнең мондый сарыфларына басым ясауда кызыксыну уяту өчен Хөкүмәт берничә боерык чыгарды, аларның берсе, челтәр комплексына кагыла торганы, барлыкка килгән икътисадны (компания ирешәчәк реаль янга калдыру хисабына) компаниянең үз карамагында калдыра. Ул аны инвестицияләргә, дивидендларга, кая теләсә шунда тота алачак. Бу хуҗалык исәп-хисабы принцибы, син янга калдырган әйбер синнән тартып алынмый, ул “инфляция минус” сәясәтенең бердәм состав өлешенә әверелергә тиеш.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, энергетикларга дәвамлы тотрыклылык кирәк, түбән инфляция бүгенге көндә фаразлау мөмкинлеген бирә. Әгәр дә, мисал өчен, күп кенә башка табигый монополияләр турында сөйләсәк, инде ун еллык тарифлар фаразын билгеләүгә әзер булуыбыз хакында җитди уйланырга мөмкин булыр иде. Мисал өчен, тимер юлда без хәзер Аркадий Владимирович белән болай хәл иттек: 2025 елга кадәр һәм хәтта аннан соңрак та “инфляция минус 0,1 процент” схемасы буенча тариф билгеләргә мөмкин. Энергетикларга да шуны ук тәкъдим итәргә була. Бу, шулай ук, бер яктан янга калдыру булачак, ә икенче яктан – энергетикка туры килә торган модернизацияне дә, ресурслар өчен дәвамлы тотрыклылыкны да бирәчәк. Бу шулай ук аеруча әһәмиятле булып тора.

Бу триада: “инфляция минус”, тиешле тарифның дәвамлылыгы, янга калдыру режимын саклау – һәм электр энергетикасының барлык системасы буенча тулаем алганда стимул булдыру – үсеш өчен хәерхаклы шартлар тудырырга мөмкин.

Әйтәсе килгән икенче әйбер. Бик озак еллар дәвамында барган тема белән тәмамларга кирәк, төрле челтәрләр һәм генераторлар өчен таратылган тарифлар турында әйтүем. Мисал өчен, әгәр без электр җайланмасының бер шартлы берәмлеге өчен төрле төбәкләрдәге тарифларга карасак, аерма сигез мәртәбәдән дә артып китәчәк. 8 процентка түгел, 80 процентка да түгел, ә сигез мәртәбә! Сату буенча өстәмә бәяләрдәге аерма ун мәртәбә булачак. Әгәр дә без Чукотка тибы буенча “сикереп” чыга торган күрсәткечләрне алып атсак та, ул барыбен сигез мәртәбә булачак. Җылылык энергиясе буенча да тарифлар 6,5 мәртәбә аерыла. Бу бездәге нормага салу системасының камиллектән ерак булуы турында сөйли.

Җылылык, сату өстәмәләре өлкәсендә эталоннар әзерләү юнәлешендә дә, ТКХ өлкәсендә башкарылган шул ук эшләрдә дә бу чын рәвешендә алга китеш булды. Әлеге эшләр Аркадий Владимирович белән Дмитрий Николаевич Козак җитәкчелегендә башкарылды. Әлеге эталоннар бүген компанияләргә нормаль шартларда эшләү өчен кирәкле фактик чыгымнар дәрәҗәсен төгәл бәяләү мөмкинлеген бирә.

Төбәкләрнең чама белән өчтән ике өлеше әлеге эталоннардан югары яши. Бу мәгънәсендә безнең менә дигән мөмкинлегебез бар: тарифларны төшерү мәҗбүри түгел, ә, мисал өчен, эталон чыгымнардан фактик рәвештә билгеләнгән тариф арасындагы аерманы инвестицияләргә, шул модернизациягә җибәрүне таләп итәргә мөмкин. Без исәпләдек: бу йөзләрчә миллиард сум, алар электр энергетикасы тармагына өстәмә рәвештә җәлеп ителергә мөмкин, бу хакта хөрмәтле Александр Валентинович сөйләде инде. Бу да файдаланырга мөмкин булган ресурс бит. Ләкин, чама белән, төбәкләрнең өчтән бер өлеше бу эталонга җитешә алмый һәм алар тагын да заманчарак һәм янга калдыручы җайланмаларны куярга бурычлы. Моннан качу өчен, Хөкүмәт тарафыннан тарифларны җайга салу нигезләре турында закон концепциясе хупланды. Бу тема буенча, Владимир Владимирович, мин сезгә җиткергән идем. Ел дәвамында без бергәләп бу схеманы эшләргә тиешбез, абсолют аңлаешлылык булырга тиеш: тарифка һәрчакта да нәрсә кертелә, һәрчакта да нәрсә кертелми, нәрсә нормага салынырга тиеш, нинди ставкалар буенча? Һәм әлбәттә, тармакларның үзенчәлеге бу законда шулай ук расланган. Россиядә тарифларны җайга салу нигезләре турында беркайчан да закон булмады, һәм бу бик яхшы опция – дәвамлы планлаштыруның нигезен ясаучы әйберләрне, җайга салучы элемтәләрне ныгыту, – алар, һичшиксез, бик кирәк, бу хакта Энергетика министрлыгы әйтә. Бу чыннан да яңа чынбарлык булачак.

Болар белән беррәттән, берничә “тишекне” томаларга кирәк. Мисал өчен, электр энергетикасы турындагы законның 23 статьясындагы җиденче пунктында нәрсә диелә? Анда болай диелә: әгәр Хөкүмәт чик дәрәҗә тариф кабул иткән икән, ә бу эш Хөкүмәттә һәрчакта да катгый уза, ул вакытта моңа игътибар итмәсәкә мөмкин, әгәр компаниягезнең инвестиция программасы бар икән, теләсә нинди тариф билгеләргә була.

Менә шундый рәвешле тарифларны арттыру, чөнки инвестпрограмма бар... Ә нинди инвестпрограмма соң ул, файдалымы, әһәмиятлеме? Энергетика министрлыгы тарафыннан ул яхшы бәяләнгән дип өметләник. Ләкин мәгънәсе башкада: бу норма Хөкүмәтнең чик дәрәҗә тарифларны билгеләү буенча барлык карарларын тигезләп куя. Мисал өчен, Нижегородск өлкәсендә тариф 34 процентка үсте, Башкириядә – 14. Мондый очраклар барлыгы 17. Ә ТКХ буенча тулаем алганда ел саен андый арттырулар меңнән артып китә. Шуңа күрә дә август аенда Икътисад министрлыгы, Энергетика министрлыгы белән берлектә безнең тарафтан тиешле төзәтмәләр әзерләнде һәм килештерелде, Хөкүмәткә кертелде, аларда төбәкләрнең чик дәрәҗә тарифларны арттыра алмавы билгеләнә, әгәр дә алар бу арттыруны килештермәсәләр һәм Энергетика министрлыгы белән тарифларны җайга салучы буларак безнең алда нигезләмәсәләр. Бу төзәтмәләр хәзерге вакытта Президент Хакимиятенә Дәүләт-хокук идарәсенә килештерү өчен юлланды. Владимир Владимирович, бик зур гозер бар, әгәр мөмкин булса, бу төзәтмәләрне хупласагыз иде.

Икенче закон да әзер. Дмитрий Николаевич Козак үзенең беркетмәләре белән аны хуплады. Бу – барлык өлкәләрендә дә аңлаешлы булмаган тарифлар таркаулылыгын бетерү.

Әлбәттә инде, дәүләт сатып алуларына да игътибар итәсе килә. Безнең компаниядә “Россети”нең яңа җитәкчесе белән без бу стратегия турында җентекләп фикер алыштык. Минем уйлавымча, бу юнәлештә ясалган беренче адымнар “Россети” компаниясенә дә, башка компанияләргә дә яхшы тәҗрибә бирәчәк.

Әлбәттә, бүгенге янга калдыру күрсәткече ул – старт бәясеннән 1,5 процент, бик аз микъдар. Нормаль көндәшлек булганда ул 6, 8, 10 проценттан ким булмаска тиеш. Бу юнәлешләр KPI рәвешендә, һәм безнең җитәкчеләребезгә тиешле бурычлар рәвешендә куелырга тиеш, чөнки бу шул ук инвестиция ресурсы, ул, һичшиксез, шул ук энергетиканы модернизацияләү буенча соратылырга тиеш.

Исегезгә төшерәсем килә, Сезнең 44 нче һәм 223 нче ФЗ төзәтмәләр кертү турындагы күрсәтмәләрегез акрын булса да үтәлә. Соңгы киртәләр Дәүләт Думасында “алына”. Якын киләчәктә бу төзәтмәләр эшли башлар дип өметләнәбез, чөнки алардан башка дәүләт сатып алуларында күрсәткечләрне яхшырту мөмкин түгел.

Ниһаять, шунысы хакында әйтәсем килә, җитештерелгәнне югалтуларны бетерүгә йөз тоту әлеге тармак өчен аеруча табышлы булыр иде. Бу коммуналь комплекска кагыла, биредә без 25 процент тирәсе су югалтабыз. Җитештерелгән электр энергиясен без хәзер инде ул кадәр күп югалтмыйбыз.

Һәм соңгысы, хөрмәтле Владимир Владимирович, Россия Федерациясендә тарифлар буенча белгечләрне беркайчан да, бернинди университетта да әзерләмәделәр. Һәм хәзер, Дмитрий Анатольевичның хуплавы нигезендә Плеханов университетында Иң югары тарифларны җайга салу мәктәбе ачыла, анда Мәскәү түрәләре белән берлектә үзебезнең энергетикларны, “Россети”дагы хөрмәтле коллегаларыбызны белем алу курсларын булдыру, өстәмә белем алуны гамәлгә кую, тиешле аттестатларны алу һәм, ниһаять, кешеләрне тарифлар белән шөгыльләнү эшенә өйрәтү өчен чакырабыз. Бу шулай ук махсус тармак һәм ул алай ук гади дә түгел.

Зур рәхмәт.

https://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=52523

Фото: ТАСС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International