Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2018 ел өчен Татарстан Республикасында торак урынга һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча төбәк стандартларын килештерү хакында.

1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә хосусый тарифлар билгеләү турында" 05.12.2014 № 3-9/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында ("Казан энергетика компаниясе ҖЧҖ, "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ, "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" АҖ, "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Казан" халыкара аэропорты" АҖ, С.П. Горбунов ис. Казан  авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы).

3. 2018 ел өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2016 № 10-26/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Әлки м.р.: "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ).

4. 2018 ел өчен су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-36/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Лаеш м.р.: "Казан" халыкара аэропорты" АҖ).

5. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-42/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Югары Ослан м.р.: "Иннополис" махсус икътисад зонасы" АҖ).

6. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-39/кс  карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Түбән Кама м.р.: "Жилкомсервис" ҖЧҖ).

7. 2018 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, агынты суларны транспортлауга һәм агынты суларны чистартуга тарифлар билгеләү хакында (Әлмәт м.р.: "ЖКХ-Шешма" ҖЧҖ, "ЖКХ-Миннибаево" ҖЧҖ, Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ; Кама Тамагы м.р.: "УЮТ" МУП, Лениногорск м.р.: "Вода района" ҖЧҖ, "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, Мамадыш м.р.: "ПРОСТО МОЛОКО" ИК ҖЧҖ, Тукай м.р.: "Стоки-Ерыклы-Сидоровка" ҖЧҖ, Чистай м.р.: "Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧҖ).

8. 2018-2020 елларга "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.

9. 2018-2020 елларга "ЭКО" ресурс белән тәэмин итүче оешма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

10. 2018-2020 елларга "Восток-Энерго" җитештерү-коммерция фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.

11. 2018-2022 елларга "Әтнә ТКХ" муниципаль унитар предприятиесе өчен тарифлар килештерү хакында.

12. 2018 ел өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.11.2015 № 10-27/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Яшел Үзән м.р.: "Осиново" идарәче компаниясе" ҖЧҖ).

13. 2018 ел өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.11.2015 № 10-28/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Актаныш м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Кайбыч м.р.: "Кайбыч ТКХ" МУП).

14. 2018 ел өчен эчә торган суга, су бүлүгә һәм агынты суларны чистартуга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Буа м.р.: "Буа-Су каналы" АҖ, Лаеш м.р.: "Казан" халыкара аэропорты" АҖ; Ютазы м.р.: "Урыссу-Су каналы" ҖЧҖ).

15. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Әгерҗе м.р.: “Тирсә коммуналь челтәрләре” ААҖ; Актаныш м.р.: "ГидроСервис" ҖЧҖ, Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "Транснефть-Прикамье" АҖ – "Казан район нефть үткәрү идарәсе").

16. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Мамадыш м.р.: "Мамадыш су каналы" ААҖ, Теләче м.р.: "Мишә" ҖЧҖ).

17. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.11.2015 № 5-19/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Азнакай м.р.: “Транснефть-Прикамье” АҖ; Балтач м.р.: “Балтач ТКХ КҖП” АҖ; Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Зәй м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Транснефть-Прикамье” АҖ, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ, "Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ (Лаеш ш.),  “Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ (Габишев п.), “Нармонка коммуналь сервисы” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: "Яңа Чишмә ТКХ КҖП" ҖЧҖ, Яр Чаллы ш.: “Транснефть-Прикамье” АҖ; Чистай м.р.: "Транснефть-Прикамье" АҖ).

18. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.11.2015 № 5-23/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Чистай м.р.: "Чистай ПТС" ААҖ).

19. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 20.11.2015 № 5-34/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Буа м.р.: "Буа җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ; Алабуга м.р.: "Алабуга Сөте" ААҖ, Кама Тамагы м.р.: "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре" ААҖ; Казан шәһәре: "Казан оптика-механика заводы" АҖ, "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" АҖ).

20. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-38/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ Актүбә штп, Әлмәт м.р.: "Әлмәт "Радиоприбор" заводы" АҖ; Мамадыш м.р.: "Мамадыш җылылык челтәрләре" ААҖ; Сарман м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Җәлил штп).

21. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-39/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Азнакай м.р.: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан шәһәре: Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге –  "РТЮ" ААҖ филиалы).

22. 2018 елга "Иннополис" махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-38/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

23. 2018 елга Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-48/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

24. 2018 елга "В.И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-51/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

25. 2018 елга "Татнефть-Ак Барс" спорт-коммерция предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-52/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

26. 2018 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында. (Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Нижневязовской жилкомсервис" ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: "Энергосистема" ҖЧҖ, Ютазы м.р.: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ Урыссу штп, Казан шәһәре: "РСК" ҖЧҖ, "ЗЖБИИК "Элеваторстрой" ҖЧҖ).

27. 2018 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында. (Казан шәһәре: "ВОТА газ аппаратурасы завод" ҖЧҖ).

28. 2018-2020 елларга "Азнакай җылылык челтәрләрләре" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

29. 2018-2020 елларга "Энерготехника" челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

30. 2018-2020 елларга "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International