Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында” 20.11.2015 № 5-33/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында. (Азнакай м.р.: “Сельхозжилсервис” МУП; Әлмәт м.р.: “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, “Раифаның девиант (иҗтимагый куркыныч) тәртипле укучылар өчен ябык типлы махсус белем-тәрбия бирү учреждениесе” һөнәри белем бирүче федераль дәүләт бюджет учреждениесе; Менделеевск м.р.: “Ижминводы” шифаханәләр профсоюзының хосусый дәвалау-профилактикалау учреждениесе; Яр Чаллы ш.: “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ; Саба м.р.: "Саба ТКХ КҖП" ААҖ; "Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП" ААҖ; Тукай м.р.: “Татнефть-АЗС Үзәге” ҖЧҖ Чаллы филиалы).
2.. "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү турында” 09.12.2016 № 5-36/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
3. "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2017-2019 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында” 09.12.2016 № 5-47/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
4. "Куйбышев исемендәге флот ремонтлау базасы" ябык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2017-2019 елларга "Куйбышев исемендәге флот ремонтлау базасы" ябык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында" 09.12.2016 № 5-45/тэ карары белән расланган дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
5. Шәхси эшкуар И.К. Шаматов тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2017-2021 елларга Шәхси эшкуар И.К. Шаматов тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында” 09.12.2016 № 5-50/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
6. 2018-2020 елларга "Торак-коммуналь хуҗалыгы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
7. 2018-2020 елларга "Тепловые сети" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
8. 2018-2020 елларга Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.
9. Эчә торган суга һәм су бүлүгә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2017-2019 елларга “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында” 30.11.2016 № 10-27/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
10. 2018-2020 елларга "Татэнерго" акционерлык җәмгыятенең Чаллы ТЭЦ филиалы өчен салкын суны транспортлаганга һәм агынты суларны транспортлаганга тарифлар билгеләү хакында.
11. 2018 елга эчә торган суга, су бүлүгә һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында (Арча м.р.: "Водоканал-Сервис" ҖЧҖ, Биектау м.р.: “Бөреле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "ХХI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе" ҖЧҖ; Мамадыш м.р.: “Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге” ҖЧҖ; Казан шәһәре: “Идел-Чулман фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технологик су урман транспорты институтының тәҗрибә-җитештерү заводы” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: "Бриг" ҖЧҖ, "Шереметьевский ЖилСтройСервис" ҖЧҖ).
12. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте тарафыннан "Три медведя" коттедж поселогы кулланучыларына җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.