9 ноябрьдән башлап Казанда берничә урам ябыла

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдән башлап Казанда Столяров, Можайский, Академик Королев, Фрунзе, Горьков шоссесы урамнарыннан машина хәрәкәте чикләнәчәк. Юлны ябу җир эшләре үткәрелүгә бәйле.

Газүткәргеч салуга бәйле рәвештә Столяров урамы 21 ноябрьгә кадәр өлешчә ябылып торачак. 30 ноябрьгә кадәр 33 санлы йорт каршысында Горьков шоссесы урамы ябылачак (кабель салу һәм явым-төшеп канализацисен ясау өчен), Горьков шоссесы белән кисешкән урында Можайский урамы ябылачак (суүткәргеч һәм җылылык трассасы салу өчен).

Академик Королев урамы 47 санлы бина каршысында 25 ноябрьгә кадәр ябыла, бу хәл янгынга каршы суүткәргеч урнаштыруга бәйле. Газүткәргеч урнаштыруга бәйле рәвештә 4 декабрьгә кадәр Фрунзе урамы буенча 3 санлы йорт янәшәсендә һәм Калинин урамы буенча машина йөрү өлеше ябыла, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.

http://www.kzn.ru/news/61648-s-9-noyabrya-v-kazani-budet-zakryt-ryad-ulits-goroda

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International