Казанда Астрономическая урамы буенча автотранспорт хәрәкәт итү өлеше вакытлыча чикләнеп торачак. 2 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 12 нче санлы йорт янында машина йөри торган урын өлешчә ябыла.
Юлны чикләү эшләре шушы урында җылылык трассасы төзүгә бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә кушалар.
http://www.kzn.ru/news/61573-v-kazani-vremenno-zakroetsya-ulastronomicheskaya