Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләр раслануы турында хәбәр итә

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

2017 елның 31 октябрендә үз көченә керә торган документ технологик тоташтырган өчен барлык мөрәҗәгать итүчеләр – юридик затлар яисә шәхси эшкуарлар, шулай ук физик затлар өчен территориаль челтәр оешмалары тарафыннан исәпләнә торган түләү күләменең үтәкүренмәле булуын арттыруга юнәлдерелгән.

Монополиягә каршы федераль хезмәт (Россия МФХ) Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләр раслады (Россия МФХнең 1135/17 номерлы боерыгы).

Документ Электр энергетикасы турында законны (24 ст.), РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 29 декабрендәге 1178 номерлы карары (87 п.) белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя хасил итү нигезләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 24 декабрендәге 1476 номерлы карарын (2 п.) тормышка ашыру максатларында булдырылган.

Методик күрсәтмәләрдә, Россия Федерациясе субъекты территориясендә территориаль челтәр оешмаларының барысы өчен дә технологик тоташтырган өчен стандартлаштырылган бердәм тариф ставкалары билгеләнүгә бәйле рәвештә, электр энергиясен кулланучыларның энергияне кабул итү җайланмаларын, электр энергиясен җитештерү буенча объектларны, шулай ук челтәр оешмаларыныкы һәм башка затларныкы булган электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү хисаплау тәртибе билгеләнә.

Методик күрсәтмәләрдә түбәндәгеләр карала:

– Россия Федерациясе субъекты территориясендә технологик тоташтырган өчен территориаль челтәр оешмаларының барысы өчен дә бердәм стандартлаштырылган тариф ставкаларын исәпләп чыгару тәртибе;

– ике ставкага бүлеп (элегрәк стандартлаштырылган тариф ставкасы дүрт ставкага бүлеп (сум/кВт) раслана иде), С1 стандартлаштырылган тариф ставкасын билгеләү (бер тоташтыру өчен сум);

– электртапшыру буенча һава һәм кабель линияләре; бүлекләргә бүлү пунктлары (реклоузер, бүлү пунктлары, сүндерү пунктлары); трансформатор подстанцияләре (ТП); көчәнеш дәрәҗәсе 35Кв һәм аннан югары булган подстанцияләр төзелешенә территориаль челтәр оешмалары тарафыннан тапшырылган җыелма мәгълүматлар, ягъни электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын төзүгә, линияләрнең озынлыгына, төзелгән барлык объектларның максималь куәт күләмнәренә тотылган чыгымнар турында фактик белешмәләр нигезендә стандартлаштырылган тариф ставкаларын исәпләү һәм җайга салу чоры бәяләрендә стандартлаштырылган тариф ставкаларын раслау күздә тотыла.

Элегрәк гамәлдә булган методик күрсәтмәләрдә электртапшыру буенча һава һәм кабель линияләре төзелешенә, шулай ук подстанцияләр төзелешенә стандартлаштырылган тариф ставкаларын 2001 ел бәяләрендә раслау һәм төзү-монтажлау эшләре буенча смета бәясен үзгәртү индексын кулланып, кварталдан алда килгән, технологик тоташтырган өчен түләү хисаплана торган кварталга җайга салынучы чор бәяләренә якын китерү күздә тотыла иде.

Документ 2017 елның 31 октябрендә үз көченә керә.

"Бу норматив актны кабул итү, барыннан элек, тарифларны дәүләти җайга салу өлешендә алымнарны камилләштерү юлында эзлекле бер адым булды. Технологик тоташтыру өчен түләү хисаплау буенча тәкъдим ителгән тәртип барлык мөрәҗәгать итүчеләр – юридик затлар яисә шәхси эшкуарлар, шулай ук физик затлар өчен территориаль челтәр оешмалары тарафыннан исәпләнә торган түләү күләменең үтәкүренмәле булуын арттыруга юнәлдерелгән", – дип билгеләде Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Виталий Королев.

https://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=52298

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International