Казанда Яңа Савин районы урамнары өлешендә хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда Чистай һәм Маршал Чуйков урамнары өлешендә юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәртелә. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары Казан ш. МБ норматив һәм хокукый актлар җыентыгында бастырып чыгарылган.

Чистай урамында Бичурин урамы белән кисешкән төштә сул якка борылырга ярамый. Нигъмәтуллин урамыннан Чистай урамына таба чыкканда бары тик уң якка гына хәрәкәт итәргә рөхәт ителә. Маршал Чуйков урамында 156 санлы йорт каршысында борылыш урыны гамәлдән чыгарыла.

Әлеге үзгәрешләр юл-транспорт вәзгыятен яхшырту һәм юлда хәрәкәт итү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында кертелгән.

Хәрәкәт итү схемалары белән биредә танышырга мөмкин (http://old.kzn.ru/upload/documents/40012.pdf).

http://www.kzn.ru/news/61493-v-kazani-izmenyaetsya-shema-dvizheniya-na-uchastkah-ulits-novo-savinovskogo-rajona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International