2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының утырышы булды. Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2018-2022 елларга "Казэнерго" АҖ инвестиция программасы проектын карау.
2. Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2018-2020 елларга "Осиново җылы белән тәэмин итү компаниясе" ҖЧҖ инвестиция программасы проектын карау.
3. Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2018-2021 елларга "Теләче җылылык челтәрләре" МУП инвестиция программасы проектын карау.
4. Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2018-2020 елларга "Прогресс" МУП инвестиция программасы проектын карау.