26 октябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Яңа Савин һәм Идел буе районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адресларда ут булмаячак: Чуйков урамы, 71, 71б, 73, 75, 77, 77а, 85.
9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Бертуган Касыймовлар урамы, 21; Р.Зорге урамы, 24.
Шушы ук вакытларда Кукушкино бистәсенең түбәндәге урамнарында да электрдан өзәчәкләр: Шәһәр аръягы, Параллель-Кисловодск, Параллель-Прогон, Аркылы-Прогон, Прогон.
Моннан тыш, Казанның Яңа Савин һәм Идел буе районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналары да электрдан өзеләчәк.
Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.
http://www.kzn.ru/news/61471-26-oktyabrya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta