16 октябрьдән башлап Казанда "ЦУМ-"Весна" торак комплексы" дигән 70 санлы автобус маршруты эшли башлаячак

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Казанда 16 октябрьдән башлап "ЦУМ-"Весна" торак комплексы" дигән 70 санлы автобус маршруты эшли башлаячак. Маршрутта 8 берәмлек транспорт гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.

Автобуслар ЦУМ – Чернышевский урамы – Кремль урамы – Карл Маркс урамы – Николай Ершов урамы – Гвардейская урамы – Гадел Кутуй урамы – Альберт Камалиев проспекты – Җиңү Проспекты – Мамадыш тракты – Азат Аббасов урамы – Весна торак биләмәсе маршруты буенча йөриячәк.

70 санлы автобус маршруты ачылуга бәйле рәвештә, 16 октябрьдән башлап "КАИ-Җиңү Проспекты" дигән 83 санлы автобус маршруты ябыла. Моннан тыш, "Толстой урамы-Левченко торак биләмәсе" дигән 98 санлы маршрут та ябылачак. Левченко биләмәсендә яшәүчеләр "Разъезд Восстания" тукталыш пунктында төшеп калып, 63 санлы автобус белән һәм шәһәрнең үзәк өлешендә шәһәрнең пассажир транспортларының башка маршрутлары белән йөри алачак, диләр Транспорт комитетында.

http://www.kzn.ru/news/61267-s-16-oktyabrya-v-kazani-zarabotaet-avtobusnyj-marshrut-%E2%84%9670-tsum-%E2%80%93-zhk-vesna

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International