2017 елның 3 октябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өлкәннәрен хөрмәтләде. Гадәткә әйләнгәнчә һәр көздә ведомство тарафыннан шундый очрашулар үткәрелә.
Быел кадерле кунаклар хөрмәтенә "Шәһәр панорамасы" күргәзмә-тамаша комплексы буенча күрсәтмә экскурсия оештырылды, биредә алар Казан тарихы белән танышты, кош оча торган биеклектән шәһәрне күрү бәхетенә иреште, тарихи персонажлар белән фотога төште, шулай ук интерактив викторинада катнашу мөмкинлегенә ия булды.
Чара кафеда оештырылган тантаналы төшке аш белән тәмамланды, биредә Дәүләт комитеты җитәкчелегеннән ветераннарның республикада дәүләти җайга салу хезмәтенең төзелүенә һәм үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт һәм ихтирам сүзләре ирештерелде. Чакырылган кунакларга бүләк сыйфатында истәлекле фотосурәтләр тапшырылды.