Җәйге чорда гына йөрергә тиешле шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе 2017 елның 31 декабренә кадәр сакланачак:
– № 6001 Казан-Свияжски, көн саен Казан станциясеннән 08.23 кузгала;
– № 6476 Свияжски-Арча, көн саен Свияжски станциясеннән 11.12 кузгала;
– № 6437 Арча-Казан, көн саен Арча станциясеннән 17.00 кузгала;
– № 6420 Казан-Нократ Аланы, Казан-Шәмәрдән юнәлешендә көн саен йөреп торачак (Казан станциясеннән 06.15 китә, Шәмәрдән станциясенә 08.32 килә);
– № 6425 Нократ Аланы-Казан, көн саен Шәмәрдән-Казан юнәлешендә йөреп торачак (Нократ Аланы станциясеннән 12.42 китә, Шәмәрдән станциясенә 15.11 килеп җитә);
– № 6432 Казан-Бөреле, Казан-Арча юнәлешендә көн саен йөреп торачак (Казан станциясеннән 10.32 китә, Арча станциясенә 12.12 килә);
– № 6475 Бөреле-Васильево, Арча-Васильево юнәлешендә көн саен йөреп торачак (Арча станциясеннән 12.58 китә, Васильево станциясенә 15.10 килә);
– № 6350 Ходяшево-Казан, Свияжски-Казан юнәлешендә көн саен йөреп торачак (Свияжски станциясеннән 04.45 китә, Казан станциясенә 05.58 килә).
4 октябрьдән башлап № 6407 Арча-Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк: (Арча станциясеннән 12.45 китә, Казан станциясенә 14.31 килеп җитә).
Шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе турында мәгълүматны тәүлек дәвамында 8-937-625-04-33 телефоны буенча, "Содружество" АҖ сайтында: https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Шәһәр яны" ("Пригород") телефон кушымтасыннан белергә була, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.