3 октябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

3 октябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.

8.30 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: 2 нче Колхоз урамы, 2-20а, 21, 21а, 21б, 21в-33; Колхоз урамы, 16а; Кызыл Дон урамы, 124-182, 135-189; Кыр урамы, 2-20; Елга урамы; Смоленск урамы, 82-102; Собинов урамы; Наратлы урамы.

8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Варшавская ур., 29, 39, 41, 43, 45, 48, 58, 60, 62, 64; Вьюжная ур., 1-31; Залесная ур., 53, 55, 57, 59, 61, 63, 65, 67; Урман-парк ур., 30, 36; Молдавская ур., 1-35; Паровозниклар ур., 1-21; Селянская ур., 1-19, 2-36; Тәтеш ур., 1-33.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адресларда ут булмаячак: Восстание ур., 4а, 6, 8, 8а, 10, 10а, 12, 12а, 14; Октябрьская ур., 8.

9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Кукушкино бистәсендә түбәндәге урамнарда ут сүнәчәк: 1-нче Столбище, 2-нче Столбище, Шәһәр арты, Кисловодск, Кисловодск тыкрыгы, Кукушкинская, Күл, Оранжерея, Параллель-Кисловодск, Параллель-Прогон, Парник, Аркылы-Кукушкинск, Аркылы-Прогон, Теньков, Услон, Көньяк-Сәнәгать, 1/77а, 1/77б. Шул ук вакытта уттан өзү эшләре түбәндәге урамнарда да планлаштырылган: Октябрьгә 10 ел, Яр, Двинск, Яшьләр, Күл яны, Садовая.

9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Совет районы Карьер бистәсенең түбәндәге урамнарында электр энергиясеннән өзәчәкләр: Карьер, Аркылы-Таловая, Таловая, Ачык аланлык, Ачык аланлык тыкрыгы. Түбәндәге адреслар буенча да шулай ук электр булмаячак: Высотная ур., 7;  Даурия ур., 9, 36;  Латыш укчылары ур., 4а (328 нче балалар бакчасы).

Моннан тыш, уттан өзү эшләре Казанның Авиатөзелеш, Киров һәм Идел буе, Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарына да кагылачак.

Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International