Казанда 30 декабрьгә кадәр Р.Зорге урамы буенча машина хәрәкәтенә кагылышлы чикләнмә дәвам иттереләчәк. Тиешле боерык Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырып чыгарылган.
Юлны ябу эшләре "Җиңү проспекты" метро станциясенә тоташучы демонтаж камерасын төзү буенча эшләрнең вакыты озынайтылуга бәйле. Р.Зорге урамы Җиңү Проспекты урамыннан Ю.Фучик урамы юнәлешенә таба 70/1 номерлы йорт янәшәсендә өлешчә ябык һәм Ю.Фучик урамыннан башлап Имәнлек урамы юнәлешенә таба автотранспорт юнәлешендә тулысынча ябык.
http://www.kzn.ru/news/61115-do-30-dekabrya-v-kazani-prodleno-ogranichenie-dvizheniya-po-ulrzorge