Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде: 

1. "Теплокоминвест" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

2. "3 нче ТБЭ заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Карбышев урамы буенча 50 нче йорт адресында төзелә торган торак йорт" капиталь төзелеш объектын хосусый тәртиптә "Казэнерго" акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International