Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Теплокоминвест" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.
2. "3 нче ТБЭ заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең "Карбышев урамы буенча 50 нче йорт адресында төзелә торган торак йорт" капиталь төзелеш объектын хосусый тәртиптә "Казэнерго" акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырганга түләү килештерү хакында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.