Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.