ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең технологик тоташтыру өлкәсендә 52 нче утырышы булып узды.

Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:

 

1. «2024 елга «Тимер юл идарәсе» ҖЧҖ бүлекчәсе тарафыннан Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә килә торган тимер юлларда күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».

2. «БИГЕШ» АЭРОПОРТЫ» ҖЧҖ күрсәткән аэропорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар (җыемнар) билгеләү турында».

3. «Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә 2024 елга тарифлар билгеләү хакында».

4. «Предприятие электрических сетей – НК» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә озак сроклы индивидуаль тарифларга 2024 елга төзәтмә кертү турында».

5. «Электр челтәрләре» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә озак сроклы индивидуаль тарифларга 2024 елга төзәтмә кертү турында».

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International