Идарә

Идарә

2011 елның 21 февралендәге 97 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә расланган тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органы турындагы Нигезләмәнең 6 пункты, 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы Нигезләмәнең 6.6 пункты һәм 2010 елның 26 августындагы 231 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә расланган эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләү һәм бәяләр (тарифлар) һәм аларның чик суммасын билгеләү турында карарлар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе җаваплы.

Идарә составы 2019 елның 21 мартындагы 39 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә расланган:

Груничев А. С., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе, Идарә рәисе;

Хәбибуллина Л. В., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, Идарә рәисе урынбасары;

Борисова Л. П., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Павлов С. В., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Сапожников Д. А., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Царева Н.В., юридик бүлек җитәкчесе;

Гайфуллин Р. Э., коммуналь өлкә оешмаларының мониторинг бүлеге җитәкчесе;

Розенталь А. Н., Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Электр энергетикасы өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) җайга салу мәсьәләләре буенча карарларны карау һәм кабул итү максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе составына өстәмә рәвештә түбәндәгеләр керә:

«Электр энергиясен һәм егәрлеген күпләп һәм ваклап сатуның нәтиҗәле системасын оештыру базарының коммерциясез партнерлыгы» берләшмәсе вәкиле (килешү буенча).

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополияләр субъекты эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы турында» 2014 елның 28 февралендәге ПУ–234 номерлы Татарстан Республикасы Президентының Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Табигый монополияләр субъекты товарларының, эшләренең һәм хезмәт күрсәтүләренең җайга салына торган тарифларын билгеләгәндә җайга салына торган тарифларны исәпкә алу максатларында, идарә эшендә вәкаләтле вәкилләр-тармакара кулланучылар советы вәкилле катнаша:

Халиков Т. Р. – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Табигый монополияләр субъекты эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы рәисе.

2010 елның 231 номерлы Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының боерыгы (Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2012 елның 7 июнендәге 159 номерлы, 2013 елның 27 сентябрендәге 284 номерлы, 2015 елның 2 ноябрендәге 319 номерлы, 2018 елның 5 мартындагы 57 номерлы, 2019 елның 7 маендагы 139 номерлы, 2020 елның 22 июлендәге 278/2020 номерлы, 2021 елның 21 маендагы 380/2021 ногмерлы, 2021 елның 24 августындагы 483/2021 номерлы, 2021 елның 30 ноябрендәге 740/2021 номерлы, 2023 елның 2 мартында 32/2023 номерлы; 2023 елның 27 мартында 69/2023 номерлы үзгәртелгән боерыклары) нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе эшчәнлеге тәртибе һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышында карау өчен мәсьәләләр әзерләү тәртибе расланды.

Идарә утырышлары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең эш планы нигезендә атна саен чәршәмбе һәм җомга көнне 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт.

Идарәнең эш планы

Идарә утырышларының көн тәртибе

Идарә карары проектлары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International