Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Апас районында булды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Дәүләт комитеты рәисенең эшлекле сәфәре җайга салынулы оешмалар объектларына барудан башланды. Апас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов белән берлектә рәис «Санитар экологик системалар – Регион» ҖЧҖ каты коммуналь калдыклар полигонының эш процессы белән танышты.

Белешмә: «Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ 2017 елда оештырылган. Төп эшчәнлеге – куркыныч булмаган калдыкларны җыю. Эшчәнлек Апас һәм Югары Ослан районнарында алып барыла. Апас районында ККК белән эш итү эшчәнлеге 2021 елның икенче яртыеллыгыннан алып барыла.

Территориаль схема буенча, күләмнәр бүленешен исәпкә алып, 2023 елга каты көнкүреш калдыкларын күмүгә алынган фараз күләме 128,7 мең куб.м күләмендә исәпкә алынган, шул исәптән районнар буенча:

- Апас муниципаль районы – 71,6 мең куб.м (9,28 мең тонна);

- Югары Ослан муниципаль районы – 57,1 мең куб.м (7,4 мең тонна).

«Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ өчен ККК күмүгә тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнде: https://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3503513.pdf

Аннары Дәүләт комитеты рәисе Апас ш.т.п. биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты. Эш тәртибе турында "ЖилКомСервис" ҖЧҖ директоры Айдар Мөхәммәтшин сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә булган күп проблемалар турында сөйләштеләр.

Соңыннан Апас ш.т.п. су алу корылмасында һәм Иске Әнәле авылындагы су алу корылмасында булдылар.

Шулай ук сәфәр барышында рәис гражданнарны шәхсән кабул итте. Иң дулкынландыргыч сораулар торак хезмәтләренә тарифларны индексацияләүгә кагылды.  Килгән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International