1 дән 1 видеосы
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре волонтерлык хәрәкәтенә кушылды
Канал YouTube
2020 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре волонтерлар хәрәкәтенә кушылды. Россиядә короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында мохтаҗ гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен азык-төлек сатып алуга акча җыю оештырылды. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре җыелган акчага азык-төлек җыелмалары сатып алып, аларны адреслар буенча илтеп җиткерү белән шөгыльләнүче волонтерлар штабына алып барды. Хезмәткәрләр шулай ук күпбалалы гаиләләргә дә азык-төлек җыелмалары китерде. Әлеге хәлдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре мохтаҗларга волонтерлык ярдәме күрсәтүне дәвам иттерәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International