Татарстан Республикасы территориясендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын раслау

  1. Элемтә өчен мәгълүмат:

Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт.

Дәүләт комитетының эш графигы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе

8.00 - 17.00 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Җомга

8.00 - 15.45 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Шимбә, якшәмбе

ял

 

Гаризалар кабул итү графигы: көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, Дәүләт комитетының эш көннәрендә.

«Толстой» тукталышына кадәр җәмәгать транспортында килү (10, 10а, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 номерлы автобуслар, 2, 3, 5, 7, 8 номерлы троллейбуслар).

Керү – шәхесне таныклаучы документны күрсәтеп.

Дәүләт комитетының инвестиция программалары бүлегенең (алга таба – Бүлек) белешмә телефоннары: (843) 221-82-88, 221-82-62, 221-82-83, 221-82-81.

Дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге (алга таба – Дәүләт комитетының рәсми сайты) рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru. Дәүләт комитетының электрон почтасы адресы: кt@tatar.ru.

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау:

Инвестиция программасын раслау турында Дәүләт комитетының рәсми сайтында бастырылган карар яки инвестиция программасын раслаудан баш тарту һәм аны эшләп бетерү турында Мөрәҗәгать итүчегә җибәрелгән карар.

 

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булып торган документларны тапшыру (җибәрү) вакыты:

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын, инвестиция программасын гамәлгә ашыра башлыйсы чордан алда килгән елның 30 октябренә кадәр раслый. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты Мөрәҗәгать итүче инвестиция программасын раслау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән вакыттан башлап 199 календарь көне тәшкил итә;

- концессия килешүен төзегән Мөрәҗәгать итүченең инвестиция программаларын концессия килешүе гамәлгә кергән беренче елда тиешле гаризаны һәм инвестиция программасы проектын, шул исәптән эшләнеп беткән инвестиция программасы проектын раслау өчен җибәргән көннән башлап 30 календарь көне узганчы раслый;

- Мөрәҗәгать итүченең инвестиция программасына үзгәрешләр кертү турында тиешле гариза Дәүләт комитетына җибәрелгән елның 20 ноябренә кадәрге срокта җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларына үзгәрешләр кертә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

Инвестиция программасын раслау турындагы карар яисә инвестиция программасын раслаудан баш тарту һәм аны эшләп бетерү зарурлыгы турында дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган карар күчермәсе белән теркәлә торган хатны Мөрәҗәгать итүче күрсәткән ысул (почта буенча, электрон почта адресына) җибәрү аңа кул куелган һәм теркәлгән көннән башлап ике календарь көне эчендә гамәлгә ашырыла.

 

  1. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәтен һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләрне күрсәтү өчен зарури булган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе:

а) Гариза (1 нче кушымта);

б) Инвестиция программасы паспорты;

в) Кагыйдәләрдәге таләпләр, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешманың инвестиция программасының 459/пр номерлы боерык белән расланган киңәш ителә торган формалары өстәмә формалар нигезендә инвестиция программасы (2 нче кушымталар);

  1. Инвестиция программасында күрсәтелгән чараларны үтәүнең кирәклеген тикшерү актлары, җитешсезлек исемлекләре, сәнәгать куркынычсызлыгына экспертиза бәяләмәләре, контрольлек итүче органнар күрсәтмәләре һәм башка документлар белән расланган дәлилләү. Әлеге нигезләүгә торак пунктны (районны) җылылык белән тәэмин итү схемасы күчермәсе беркетелергә тиеш;
  2. Сметалар, подряд килешүләре проектлары, тәэмин итүчеләрнең коммерция тәкъдимнәре, төзелеш (үзгәртеп кору) бәясенең эреләндерелгән күрсәткечләре һәм башка документлар белән расланган чаралар бәясен нигезләү;
  3. Финанс чыганакларының гарантияләрен раслау (банк гарантияләре, банклар белән ниятләр турында килешүләр, бюджеттан финанслауны раслый торган документлар);

ж) Кулланучыларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга яисә җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтүгә чыгымнарны киметүгә күздә тотылган чаралар йогынтысын анализлау;

з) Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы объектларының ышанычлылыгы һәм энергетика нәтиҗәлелегенең Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган аларны билгеләү кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән план һәм фактик күрсәткечләре, шулай ук аларга карата нигезли торган документлар;

и) Инвестиция программасын үтәү турында, шулай ук инвестиция программасын гамәлгә ашыруның алдагы чорларында (булган очракта) энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру күрсәткечләренә ирешү турында хисаплар, аналитик язу белән;

к) 398 номерлы боерык белән расланган таләпләр һәм җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрүне гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр билгеләү турында Дәүләт комитеты боерыклары нигезендә формалаштырылган оешманың энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программасы күчермәсе;

л) Төзелгән концессия килешүе күчермәсе (үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына ия концессия килешүе буенча үз эшчәнлеген башкаручы җайга салынулы оешма өчен);

м) Инвестиция программасы нөсхәсен нигезләүче документлар белән Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 28 февралендәге ПУ-234 номерлы указы нигезендә оештырылган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополия субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советына җибәрү турында хат күчермәсе.

Инвестиция программасына (шул исәптән агымдагы елга расланганына да) үзгәрешләр кертү турында гариза Мөрәҗәгать итүче тарафыннан Дәүләт комитетына тапшыру инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләр проекты белән берлектә һәм аларны нигезләү законнарда каралган тәртиптә һәм срокларда гамәлгә ашырыла (3 нче кушымта).

Инвестиция программасының барлык битләре оешма җитәкчесе яисә аны алмаштыручы зат тарафыннан номерлана һәм имзалана.

Документлар Дәүләт комитетына ике нөсхәдә тапшырыла: беренчесе – кәгазьдә чыгартылган рәвештә, икенчесе – электрон рәвештә.

Шул ук вакытта зур күләмдә (200 биттән артык) нигезләү документларының скан аша чыгартылган күчермәләрен электрон рәвештәге гаризага кабул итү рөхсәт ителә.

Документларның күчермәләрен, күчермәне билгеләнгән тәртиптә раслау шарты белән, аларның төп нөсхәләре урынына тапшыру рөхсәт ителә.

Документларда билгеләнгән тәртиптә таныкланмаган бетерелгән, өстәп язылган урыннар, сызылган сүзләр һәм төзәтмәләр булу – рөхсәт ителми.

Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкын Мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон рәвеше Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар Мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә Мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында белдереп, почта аша заказлы хат итеп.

Гариза белән документлар шулай ук Мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә дә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге:

Административ регламентның 1.2 пунктында күрсәтелмәгән затның документлар белән мөрәҗәгать итүе.

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен дәүләт пошлинасын яки башка төрле түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм аны алу нигезләре:

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм зарури булып саналучы хезмәтләрне күрсәтү өчен түләү алу тәртибе, аның күләме һәм алу нигезләре, мондый түләү күләмен хисаплау методикасы турында мәгълүматны да кертеп:

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

  1. Мөрәҗәгать итүчеләр Дәүләт комитетының, Дәүләт комитеты вазыйфаи затының йә Дәүләт комитеты дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәрге тәртиптә Дәүләт комитетына шикаять белдерергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле рәвештә рәис карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүче, шул исәптән түбәндәге очракларда да, шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризаны теркәү вакыты бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү чоры бозылганда;

3) Мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында дәүләт хезмәте күрсәтү өчен тапшырылуы яки гамәлгә ашырылуы каралмаган документларны яки мәгълүмат тапшыруны яисә гамәлләр башкаруны таләп ителгәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча тапшырылырга тиешле, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны Мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартылганда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;

6) дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә Мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;

7) Дәүләт комитетының, аның вазыйфаи затының дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда үзләре тарафыннан җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән беренче мәртәбә баш тартканда, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пунктында каралганнардан тыш, булмавы һәм (яки) дөрес булмавы турында күрсәтелмәгән документлар яки мәгълүмат таләп ителгәндә.

 


docx
docx
DOCX, 107.4 Кб
docx
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International