Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 221-82-80
E-Mail:
Dmitriy.Sapozhnikov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

Сапожников Дмитрий Аркадьевич

 

1976 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәрендә туган.

БЕЛЕМЕ:


1997 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый, икътисад бакалавры, икътисад бакалавры дәрәҗәсе бирелә;

 

1998 елда «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәамлый, «икътисадчы» квалификациясе бирелә.

ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕ:


1998-2000 – Зеленодольск муниципаль районы Финанс идарәсенең 1 категорияле ревизор-инспекторы;

 

2000-2001 – Зеленодольск шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенең опер вәкаләтлесе;

 

2001-2008 – Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зеленодольск муниципаль районы буенча бүлегенең бюджет үтәлеше бүлеге башлыгы;

 

2008-2013 – Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Зеленодольск муниципаль районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе;

 

2013-2018 – Зеленодольск муниципаль районы Контроль-хисап палатасы муниципаль учреждениесе рәисе;

 

2018-2019 – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;

 

2019-2020 – «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры;

 

2020-2022 – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Электр энергиясенә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы, Казан шәһәре;

 

2022 елдан башлап Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде, Казан шәһәре;

ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕ


Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы (2011);
 

«Финанс эшләре отличнигы» күкрәк билгесе;

 

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты (2014);

 

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Рәхмәт хаты (2022);

Татарстан Республикасының 2 класслы дәүләт киңәшчесе.
 

Өйләнгән.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International