Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Тукай районы оешмалары белән таныштырабыз.
Тукай районы Түбән Кама елгасы буенча, Көнчыгыш Кама аръягы территориясендә урнашкан. Район территориясендә берничә нефть чыганагы бар: Бордыбаш, Борды, Мәләкәс, Малтабар, Шилнә елгасы буенча, Теләнче-Тамак, Түбән Суыксу, Кызыл Тау урманнарында.
РСФСР Югары Советы Президиумының 1976 елның 20 апрелендәге Указы белән Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә. Административ үзәге – Чаллы шәһәре.
Муниципаль районда 23 авыл җирлеге, 88 торак пункт бар.
Тукай районының мәйданы 172 949 га тәшкил итә, шуларның 20,6 мең гектардан артыгы урманнар белән капланган. Халык саны – 46 меңнән артык кеше
Тукай районының төп ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары – «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «В.Д.Шашин исемендәге Татнефть» ГАҖ, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ Чаллы филиалы, «Тукай су каналы» ҖЧҖ, «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ.
«Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ Тукай районының 18 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. 51 су алу корылмасыннан файдалана. Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 307,3 км тәшкил итә, шул исәптән 80,82 км – алмаштыруга мохтаҗ.
Оешма тарафыннан ташландык суларны агызу хезмәте 14 авыл җирлеге территориясендә күрсәтелә. Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 68,56 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
Районның Бәтке авыл җирлегендә су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу хезмәтләрен «В.Д.Шашин исемендәге Татнефть» ГАҖ, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖнең Чаллы филиалы күрсәтә. Эчәрлек су чыганагы – җир асты сулары. Предприятие 1 скважинага хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 0,9 км тәшкил итә. Канализация суларын кулланучылардан транспортлау 7,4 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара, алга таба суларны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ чистарту өчен җибәрәләр.
5 авыл җирлегенең торак-социаль өлкә объектлары «Тукай су каналы» ҖЧҖ тарафыннан эчәргә яраклы салкын су белән тәэмин ителә. Предприятие 3 су корылмасына хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 116,4 км тәшкил итә.
Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 68,56 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
Тукай районында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтү процессында предприятие тарафыннан билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 2,32 Гкал булган 2 котельный файдаланыла. Челтәрләрнең озынлыгы 0,408 км тәшкил итә.
Кулланылган материаллар https://tukay.tatarstan.ru/o-rayone.htm