Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Спас районы оешмалары белән таныштырабыз.
Спас районы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Алексеевск һәм Әлки районнары, шулай ук Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Район 1930 елда оеша, 1991 елга кадәр – Куйбышев районы. Район территориясе 2022 кв. км тәшкил итә, халык саны – 17,9 мең кеше.
Район составына бер шәһәр һәм 16 авыл, барлыгы 46 торак пункт керә. Административ үзәге – Болгар шәһәре.
Спас районы мәдәни мирас объектларына иң бай район. Районда ЮНЕСКО мирасы объектларының берсе, федераль әһәмияттәге 14 мәдәни мирас объекты һәм 36 республика объекты бар. Төп объект – Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы.
Спас районының аграр юнәлеше бар, төбәктә җәнлек үрчетү һәм ашлык хуҗалыгы үсеш алган.
12 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү, шулай ук Болгар шәһәре һәм Никольский авылы территориясендә җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ күрсәтә, бу хакта без элегрәк сөйләп узган идек.
Болгар шәһәре территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен «Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләрен үстерү һәм инженер челтәрләренең капиталь төзелеше идарәсе» АҖ «Спас» филиалы күрсәтә.
Җир асты чыганакларыннан суны күтәртү оешма тарафыннан башкарыла, суның күтәртелү биеклеге 80 метр тәшкил итә. Артезиан скважиналарында 4 данә төрле модификациядәге тирән насослар урнаштырылган. Кулланучыларга дигән су 89,16 км озынлыктагы су челтәрләре аша 5 насос ярдәмендә китерелә. Алмаштыруга мохтаҗ челтәрләрнең озынлыгы 50 км. 2023 елга тарифта исәпкә алынган кулланучыларга су җибәрү күләме 345,67 мең куб.м тәшкил итә.
Ташландык суларны агызу хезмәтләре халыкка, бюджет һәм башка кулланучыларга күрсәтелә. Кулланучылардан агынты сулар 20,9 км озынлыктагы канализация челтәрләре аша килә. Канализация агынтыларын суырту 6 насос ярдәмендә башкарыла. 2023 елга тарифта исәпкә алынган суларның күләме 220,5 мең куб.м тәшкил итә.
«Экосервис» ҖЧҖ Спас районы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Каты көнкүреш калдыклары полигонын оешма арендалый. Полигон 2000 елда файдалануга тапшырылган, проект сыйдырышлыгы – 89 250 тонна. 2023 елга тарифларны исәпләгәндә, Татарстан Республикасының калдыклар белән эш итү өлкәсендәге территориаль схемасы нигезендә, каты коммуналь калдыклар күләме 68,44 мең куб. м күләмендә исәпкә алынган.
Оешмалар өчен билгеләнгән тарифлар Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.
Чыганак: https://spasskiy.tatarstan.ru/istoriya-spasskogo-mr.htm