Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Саба районы оешмалары белән таныштырабыз.
Саба районы республиканың төньяк өлешендә Саба елгасында урнашкан, Мишә елгасының өске өлешен били. Балтач, Кукмара, Теләче, Арча районнары белән чиктәш. ТАССР составында Саба районы 1930 елның 10 августында оеша. Саба районының мәйданы – 1098 км², халык саны – 30,5 мең кеше.
Саба районы составына 1 шәһәр һәм 19 авыл җирлеге, барлыгы 67 торак пункт керә. Административ үзәге – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе.
Саба районында сәнәгать һәм транспорт-логистика инфраструктурасы шактый алга киткән. Саба районы авыл хуҗалыгы билгеләнешенә ия. 2020 елның маенда Байлар Сабасында «Саба» индустриаль паркы – авыл җирлегендә мондый беренче мәйданчыкны төзү эшләре тәмамлана. Аны «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында оештыралар.
Районда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу хезмәтләре һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр «Саба ТКХ КҖП» АҖ һәм «Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ тарафыннан күрсәтелә. «Саба ТКХ КҖП» АҖ турында без элек «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләп киткән идек, бүген «Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ турында сөйләячәкбез.
Су белән тәэмин итү.
«Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ Яулаштау, Эзмә, Иштуган, Курсабаш, Мичән, Тимершык, Шәмәрдән, Шекше авыл җирлекләре халкына, бюджет оешмаларына һәм башка кулланучыларгаа су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә.
Кулланучыларга дигән су 138,76 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. 1 су алу корылмасы һәм 16 скважина эксплуатацияләнә. Кулланучыларга 2023 елга тарифта исәпкә алынган су сату күләме 416,9 мең куб. м күләмендә кабул ителгән.
Ташландык суларны агызу.
«Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ Шәмәрдән авыл җирлегендә һәм Мишә авыл җирлегенең Лесхоз торак пунктында халыкка, бюджет оешмаларына һәм башка кулланучыларына ташландык суларны агызу хезмәтен күрсәтә.
Шәмәрдән авыл җирлеге кулланучыларыннан агынты суларны транспортлау 3,5 км озынлыктагы, Лесхоз торак пунктыннан 1,09 км озынлыктагы канализация челтәрләре буйлап бара. Җитештерүчәнлеге сәгатенә 2,08 куб.м булган канализация-насос станцияләре бар. Торак шәһәрнең агынты сулары чистарту өчен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тапшырыла.
2023 елга тарифта исәпкә алынган ташландык суларның күләме 92,8 мең куб. м күләмендә кабул ителгән.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү.
«Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ полигонда каты коммуналь калдыкларны күмүне гамәлгә ашыра. 2000 елда файдалануга тапшырылган, проект сыйдырышлыгы – 65,5 тонна. 2023 елга тарифларны исәпләгәндә, Татарстан Республикасының калдыклар белән эш итү өлкәсендәге территориаль схемасы нигезендә, каты коммуналь калдыклар күләме 48,56 мең куб.м күләмендә исәпкә алынган.
Чыганак: tatcenter. ru